Имән төбендә кырмыска оясы
- Булат! Анда... имән төбендә ... кырмыска оясы! Ул хәле бетеп иренең кочагына ава... Ләкин хатынын күкрәгенә кыскан Булын бушатып үзе дә машинасына сөялә. Ә күзендә кара болыт шәүләсе.. Кеше яман курыкса - шулай була. - Синең имән төбендә рәсем ясап утырганыңны берәрсе беләме? Ир, тамак төбенә сөяк кадалгандай, чыраен бозып сөйләшә башлый. - Юк ахрысы. - Бүтән урманга йөрмисең, Минсара! - Нишләп?! Минем ураткан урыным бит ул! Кырмыскаларны себереп түгәргә кирәк! Котымны алды хәшәрәт бөҗәкләр. Атна эчендә ничек түмгәк өйгән алар?! - Эш кырмыскада түгел, Минсара. Әгәр сине югалтсам, миняшәдем ни, яшәмәдем ни! Булатның күзендә һаман кара болыт шәүләсе.
107
0