1 нче көн.   Гүзәл Яхина ” Зөләйха күзләрен ача”

1 нче көн. Гүзәл Яхина ” Зөләйха күзләрен ача”

Зөләйха күзләрен ачып җибәрде. Баздагы кебек караңгы. Юка пәрдә артында казлар йокымсырап утыра. Бер айлык тай, әнисенең имчәкләрен эзләп, иреннәрен шапылдата. Тәрәзәдән гыйнвар буранының дулап ыңгырашуы ишетелә. Ярый әле, тәрәзә ярыкларыннан өреп тормый – Мортазага рәхмәт: салкыннар башланганчы ук, тәрәзәләрне ябыштырып, ярыкларын томалап куйды. Мортаза – әйбәт хуҗа. Әйбәт ир дә әле. Ул, гөрелдәтеп һәм шактый көчле яңгыратып, ирләр ягында гырлап ята. Йокла, катырак йокла, таң йокысы – иң тирән һәм татлы йокы.

Тэглар:

86

0