Фания Фаррахова Тухватуллина Гомер - кыска мизгел икән
Гомер - кыска мизгел икән, Сизмисең дә үтеп киткәнен, Аңлаганчы-вакыт җиткән, Күрмисең дә аның беткәнен. Тормышыңны гел бизәклә Яхшы эшләр белән генә, Кылып яшә изгелекләр, Ачу тотма күңелеңдә. Сынауларны үт уңышлы, Начар белән hич күрешмә, Сайла да син таза тормышны Һәм чирләргә тиз бирешмә. Алга гына тырыш барырга, Булса булыр сиңа кыен, Яшәү өчен көч алырга Туганыңа кайтып сыен. Ярдәмчесез hич калмассыз Яшәп бергә тату, тигез дә. Шул чагында сез батмассыз Тормыш дигән бер диңгездә.
109
0