XXIX нчы Дөньякүләм #әдәбимарафон2024

XXIX нчы Дөньякүләм #әдәбимарафон2024

Кесә тулы – давыл! Дөнья тулы Дәрвиш җанлы бәндә... Йөрәк белән йөрәк ничә кабат Ызан бүлгән мәлдә... Мин бары тик яшим. Рух зинданы – шыгрым. Шом көткәнгә Дәҗҗал инде сафта. Тере көе җеназаңны укып Күмеп куйган чакта... Мин бары тик яшим. Ашык-пошык ак ямаулык тегеп, Күңелдәге кергә, Җиденче кат күк дип белгән Йолдыз тулы җирдә... Мин бары тик яшим. Шытмаган гөл, юш килмәгән төшнең Мең кат алып үчен, Йөрәгемә ачкыч табалмыйча, Ваз кичкәннәр өчен... Кабатлыймын: Мин бары тик яшим! Кесә тулы - давыл! : шигырьләр / гөлүсә Батталова. Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. 3 нче бит

Тэглар:

100

0