Марат Кабиров

Марат Кабиров

Җаным, Урладым мин синең бәхетеңне, Өмет чишмәләрен киптердем. Сарайларда яшәр гүзәл идең, Кысык бүлмәләргә китердем. Үзем тарткан язмыш арбасына Мин сине дә җиктем, күп җиктем. Җырга гына хаклы гүзәл идең, Чәйнәнүләр тыңлап интектең. Әй, мәхәббәт, безнең йөрәкләрне Күтәрсә дә күккә бермәлне, Хыял атын тормыш тышаулады, Йолдызларны болыт җирләде. Үги баласы да түгел идем, Ни өчендер тормыш үз итте. Җаным, Сөйгән кешең үтерүче бугай, Үтерүче... синең бәхетне.

Тэглар:

87

0