
Диңгез
Чишмә төшенә инеш керә, инеш төшенә диңгез керә, диңгез төшендә чишмә күрә. Текә яр өстенә баскан кешеләр иксез- чиксез су киңлекләренә карап бердәм кычкырдылар: - Саумы, диңгез! Аста, яр буендагы ташларга нәни дулкын килеп сарылды: - Мин чишмә идем, хәтерлисезме?! Икенче дулкын: -Мин инеш идем. Карлыгачлар, очып үтешли генә, суымда түшләрен чылатып ала иде... 40 нчы бит
120
0