Фәймә Зайнуллина "Бишек"
1 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Элекке балалар үскән Асылмалы бишектә, Бишек җырларын көйләп Йоклатканнар ничек тә. Асып куйганнар бишекне Сәке өстенә җайлап, Матчага кадаклаганнар Пружиналарын майлап. Талдан үрелгәннәр алар Күңел җылысын салып, Тирбәлеп шул җыр көенә Йоклаган бала арып. Бишек җыры белән иңгән Күңеленә яктылык, Туган җирне, туган телне Яшәгәннәр яратып. Бишек җыры илһам биргән Юлдаш булган җаннарга, Аналарның нурлы йөзе Калган күз алларында. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәймәЗайнуллина #Бишек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
96
0