Зифа Кадырова Урланган яшьлек
1 нче көн. УРЛАНГАН ЯШЬЛЕК Кыям карт авыр сулап куйды, дөрес яшәлмәгән. Эх, бу тормыш, кайтарып яшәп булмый шул, калганын ничек яшәп бетерергә, бер кызыгы да калмады бу дөньяның. Көзге җилләр яфракларны өзгәләп тә йолыккалап, әллә кайларга куды, әле бер почмакка, әле юан агач төбенә өйде, я көтмәгәндә һавага чөеп, туздырып бетерде. Акрынлап куе әрәмәлек тә шәрәләнде, әрсез җил иске өй түбәләрен дөбер-шатыр китерде, вакыт-вакыт елаган тавышлар чыгарды. Төне буе, җенләнеп, басу-кырларга, авыл урамнарына, ишек алларына кар ташыды. Иртәнгә бар җирне ап-ак юрганга төреп, кар бураны үзе дә, арып, тынып калды. Беренче кар ятты. Кыям карт урамга чыкты да каршы йортка күз салды. Аннары салмак кына атлап, көрәк белән карны көри-көри, Сафия карчыкның йортына юл салды.....
91
0