1 нче көн #әдәбимарафон Әнгам Атнабай

1 нче көн #әдәбимарафон Әнгам Атнабай

XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН  “АВЫЛ ИРТӘСЕ” Жәйге кояш күзен ачу белән Тирә-якка нурлар таратты… Сугышлардан яраланып калган Ил өстендә яңа таң атты. Туган авыл тәмле йокысыннан Ялкау гына иснәп уянды, Өй аллары маллар тавышына, Кеше шау-шуына буялды. Анда-монда ишек шыгырдады, Кое колгалары бөгелде… Кемдер учак якты - морҗасыннан Зәңгәр төтен күккә үрелде. Көтү чыкты… Сыер мөңрәп алды… Шыгырт-мыгырт кәҗә атлады… Көтүченең елан чыбыркысы Үләннәрне кыеп шартлады. …Ә бераздан барысы да тынды, Тик тавыклар калды җырларга… Тыныч елда җиңү яулар өчен Авыл халкы китте кырларга. 1946 #әдәбимарафон2024  #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты  #китап #тугантел #татартеле #әдәбият #әдәбимарафонБалыкБистәсе #БелемРадиосы #минтатармилләтеннән #Атнабай #Авылиртәсе 13нчебит

Тэглар:

108

0