Аллаһка тапшырып башлыйбыз! Беренче көн #Әдәбимарафон Фәнис Яруллин "Көзге табын"
Көзге табын Көзге табын -- бай табын, Кыяр, карбыз һәм кавын Телем-телем теленгән, Өем-өем өелгән. Алмалары ал төсле, Балкып туган таң төсле. Капсаң - эри авызда, Һәр кисәге бал төсле. Ә җимеше, җимеше, Ачысы бар, төчесе! Яңа пешкән күмәчтер Кайнар кояш төслесе. Әткәм кебек тырыш көз, Әнкәм кебек юмарт көз. Көзләр юмарт булганга Бик бәхетле, бик шат без. Сайланма әсәрләр 410 нчы бит #ФәнисЯруллин #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #хәтернәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44
97
0