1нче көн.  #әдәбимарафон2024

1нче көн. #әдәбимарафон2024

Роберт МИҢНУЛЛИН КӨЗ КИЛДЕ ДИП... Табигатьнең алтын, ялкын чагы! Янәшәдә — алтын сарылык. Чулпы чыклар, Алка-алка нурлар Йөрәкләргә күчә сарылып. Җәй дә китә бездән, Әйтерсең лә Бер мизгелдә генә җәйрәде. Ничә тапкыр инде соңгы юлга Озатабыз шулай җәйләрне. Тоялмый да калдык ямен, тәмен — Аерылу җәйдән кыен ла. Картаюы җәйнең хактыр, ахры — Чаганнарның чәче коела... Көз килде дип нигә боегырга? Көз килде дип нигә моңаю? Көзләрнең бит беренчесе түгел, Соңгысы да булмас, мөгаен! Җырлау нигә: «Көзләр җиткәч, синсез Сарыларга гына сабыштым». Көзнең быел яктырагы килде, Татлырагы килде сагышның.

Тэглар:

76

0