1 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"

1 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"

Ишекне үзе сыярлык кына этеп, бусагадан тышка чыккан Муса яңгырдан соң тузаны басылган, тыныч- ланып калган дөньяга беренче тапкыр күргән кебек карады да күкрәген киереп сулыш алды. Саф һава та мырлары буйлап йөгергәндер, бераз хәл кергәндәй бул- ды. Чарасын тотып, эт оясына таба юнәлгән иде, юк әйбергә сөрлеккәндәй, кинәт туктап калды: ишек төбенә буран өеп куйган ком өстендә кемдер таптанып торганга охшаган. Мәхшәрле төндә йомышы төшеп килгән дә хужаларны уятырга базмыйча керми киткәнме? Әллә соң үзәгенә үтәрлек ком бураныннан качмакчы бул- ганмы, аның кыңгыр эшләрен юар өчен артыннан ук килгән яңгырда бер куыш эзләгәнме? Төнлектән чыккан төтенне дә күреп алырлык төн түгел иде шул...

Тэглар:

105

0