Фоат Галимуллин� "Сары каеш билләрдә"

Фоат Галимуллин "Сары каеш билләрдә"

Менә миңа да нәкъ бер атнадан җитмеш яшь тула. Мин моңа үзем ышанып та бетмим, күңел кабул итеп бетерми. Юк, миңа түгел, кемгәдер бүтәнгә туладыр ул җиде дистә дигәнең. Мин әле, Ходайга шөкер, алтмышта ничек йөргән булсам, бүген дә шулай җиңел генә хәрәкәтләнәм кебек. Лекцияләремне дә студентлар көтеп алалар сыман тоела. Шулай булмаса, аудиторияне тутырып утырмаслар иде. Аларның игътибарлы йөзләрен күрә-күрә сөйләү миңа көч бирә, яңадан-яңа мәгълүматлар җиткерәсе, яшьләрне фән хикмәтләре белән тагын да нечкәләп таныштырасы килә башлый. Тәрәзәдән тыштагы чыпчыкларның кыланышларын карап торганда, мин шундый уйлар белән мәшгуль идем. Шуңадыр, кабинет ишеге ачылуын да сизмәдем. Хәер, керүче аны кыяр-кыймас кына, ачылмаса ярар иде дигәндәй, йомшак кына ачты. Шулай да минем колак әле сак, артымдагы кыштырдау тавышына борылып карадым. Ишек янында бер яшь кенә кыз басып тора. Берәр студенттыр. Әмма аның моңа кадәр күзгә чалынганы булмады кебек. Мин кызга текәлдем. Кыз игътибарлы карашымнан тагын да җайсызлык сизде кебек. Миңа таба бер-ике адым атлады да тукталып калды. Мин аңа өстәл каршына куелган урындыкка күрсәттем, үзем дә кәнәфиемә урнаштым. Кыз, акрын гына килеп, күрсәтелгән урындыкка утырды һәм бик җентекләп миңа карап тора башлады. Мондый караштан инде миңа уңайсыз булып китте. Әмма андый текәлеп торулар белән генә мине шаккаттырып булмый

Тэглар:

112

0