Рәфкать Кәрами "Өзелгән чәчәк"
Харис бүген хат алды. Гадәтенчә, укыгач та җавап язмакчы иде, вакыты булмады, чөнки график буенча аларның отделениесе дежур торырга тиеш иде. Гимнастерка төймәләрен, каеш прәшкәсен чистартып, күн итеген көзгедәй ялтыратып, ул беренче этажга - гаражга төште. Анда солдатлар ак брезент курткалар киеп, кечкенә балта тагылган киң бил каешлары буып маташалар иде. Харис та тиз генә өс киемен һәм башына кызыл йолдызлы яшел каска киеп алды да сафка тезелә башлаган егетләр янына килеп басты.
Сылтамалар:
116
1