Әдәби марафон - 2024

Әдәби марафон - 2024

📚🌿 Китап укырга яратучы дусларыгыз белән бүлешегез) 1 октябрьдән көзге әдәби марафон башлана. 😊📚🍂🍂🍂 Тормыш безгә көн саен яңа мөмкинлекләр һәм юлларны ачып тора. Бераз игътибарлырак кына булырга кирәк. Тик элекке чорлар йогынтысы аркасында кеше, гадәттә, бар яңа әйбергә дә сак карый. Шуңа күрә дә күп вакытта без яңа мәгълүматны читләтеп узарга тырышабыз. Ә яңалыкка кызыксынып карап, аның турында инде яхшырак белгәч, бу адымның үзебез өчен отышлы булуын аңлап куанабыз. Соңгы 4-5 ел эчендә, кызыксынучан кеше буларак, күп проектлар эшчәнлеге белән танышырга туры килде. Үсешкә, милли үзаңыбызны үстерергә ярдәм итә торган әдәби марафон проектын интернет челтәрендә күреп алып, анда катнашып китүем өчен үземә бүген дә рәхмәт әйтәм. Чөнки әлеге проектта катнашу татарча китаплар уку белән генә чикләнми. Бер-береңнең яхшы якларын күреп алып, аларны үзеңә үрнәк итеп алу, якты күңелле фикердәшләр табып, тормыш юлларыннан барганда адымнарыңны тагын да ныгыту дияр идем мин #әдәбимарафон да катнашуны. 🌺🌺🌺🌿 Июль аенда гына оешкан 59 нчы номерлы командабызда бер-беребез белән таныштык, дуслашып та өлгердек.😊 Хәят дигән исем бирдек төркемебезгә) 😍 Ps.: Октябрь аенда әдәби марафон 29 нчы тапкыр үткәреләчәк. Кушылыгыз, әдәби марафон тарихында сезнең дә якты эзегез калсын.🙏🏻📖 2024 нче елгы әдәби марафон кагыйдәләре буенча проектта катнашкан вакытта әдәби әйдаман сайларга  һәм сылтама аша кереп, язма астында комментарийда әдәби әйдаманның номерын, үзегезнең ФИО күрсәтергә кирәк: https://vk.com/wall-143856908_25507 Кемнәр безнең командага керергә тели, рәхим итегез! 🌷Наилә Гаффарова (+ 59 ) https://vk.com/id4566427 Күңелле очрашуларга, матур мизгелләргә бай булсын алдагы тормышыбыз! 🌺🍃 Китаптан өзекләрне шулай ук https://million.tatar/ социаль.челтәрендә дә урнаштырырга була)

133

0