
Әни.
Иң матур юллар — син йөргән юллар. Иң тәмле сулар — син биргән сулар. Иң йомшак куллар — син сөйгән куллар. Иң якты моңнар — син белгән моңнар. Иң кайнар эзләр — син баскан эзләр. Иң моңлы күзләр — син баккан күзләр. Иң тугры сүзләр — син әйткән сүзләр. Иң сабыр йөрәк — синең йөрәгең. Иң талмас беләк — синең беләгең. Иң изге теләк — синең теләгең. Иң бөгелгән бил — ул синең билең. Гөл сибелгән тел — ул синең телең. Фәнис Яруллин
256
0