Әдәби әйдаманнарны бүләкләү тантанасы

Әдәби әйдаманнарны бүләкләү тантанасы

6 сентябрь Татнетны үстерү фондының, "Белем.ру" порталы җитәкчесе Раил Гатауллин барлык әдәби әйдаманнарны Казан шәһәре Татарстан Язучылар берлегенең Тукай залында бик зур тантанага җыйды! Тантанада Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, язучы Илсөяр Иксанова, якташым, күренекле татар шагыйре Равил Фәйзуллин, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рифат Җамалетдин улы Корбанов, Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гәүһәр ханым Хәсәнова, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Әлфәт абый Закирҗанов, Фирдәүсә Бикметовалар чакырылган иделәр. Шушы олпат, зәвыкълы шагыйрәләр, язучылар, күренекле шәхесләр кулыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла имзасы белән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр алу без "Әдәби марафон" проектының әйдаманнары өчен күңелгә рәхәт мизгелләр булды. Зур рәхмәт оештыручы Раил Гатауллин га, әдәби марафончы дусларыма! Тел яшәсә,милләт яши,милләт яшәсә,милли горурлык хисе яши.Татар халкы да барлык башка халыклар кебек үк,үзенең телен,моңын да белергә тиеш.Шунда гына безне башка милләт кешеләре хөрмәт итәр. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле,абруйлы,дәрәҗәле халык була! Шуның өчен бу байлыкны күз карасыдай саклап,киләсе буынга тапшыру һәрберебезнең изге бурычы! Киләчәктәдә шундый истәлекле очрашулар булып торсын дигән теләктә калам.

Тэглар:

414

0