Рафиль Саматов "Ә мин сине һаман көтәм әле"

Рафиль Саматов "Ә мин сине һаман көтәм әле"

Саумы, Заһир! Истәлекле гомер бәйрәмең – күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйм! Корычтай ныклы сәламәтлек, бәхетле, озын гомер, дөньяның бар яхшылыгын телим. Исеңдәме икән, кайчандыр без дә, синең белән бергә, туган көннәребезне шулай күңелле итеп үткәрә идек?... Минем өчен чын-чынлап онытылмаслык күркәм бәйрәмгә әверелә иде алар! Шуңа күрә 60 яшьлек олуг юбилеең белән котларга булдым әле үзеңне. Сагынычлы сәлам хатлары язып, ягымлы, нурлы йөзеңне тагын бер генә тапкыр булса да күрергә тилмереп, өметләнеп яшәсәм дә, кызганычка каршы, тормыш үзенекен итте. Шулай булуга карамастан мәхәббәтебезгә тугры калдым мин, сөеклем. Тик син генә күңелеңнән бик тиз сызып ташладың шул үземне... Ә мин оныта алмадым, һәрвакыт сине генә уйлап яшәдем, шуңадырмы сикәлтәле, бормалы тормыш юлыннан ялгызым гына үттем... Синең хакта һәрчак кызыксына идем, язмышың, тормышың турында барысы да билгеле миңа. Ярый, хуш, исән-сау һәм бәхетле бул! Мин сине әле тагын ун, егерме ел, хәер, алай гына да түгел, хәтта гомерем буена көтәргә ризамын...» – дип язылган була ул дулкынландыргыч хатта.

Тэглар:

1K

0