Егерме беренче көн Фәнис Яруллин «АНАМ ТЕЛЕ» #Әдәбимарафон

Егерме беренче көн Фәнис Яруллин «АНАМ ТЕЛЕ» #Әдәбимарафон

21 нче көн Фәнис Яруллин «АНАМ ТЕЛЕ» #Әдәбимарафон Татар теле – анам теле, Иң борынгы бабам теле. Буыннардан буыннарга Күчеп килгән заман теле. Ничә гасыр чарлангансың, Матурайган, яңаргансың. Халкыбызның күңеленнән Җыр алгансың, моң алгансың. Изелгәнсең, тапталгансың, Пычратсалар – пакьләнгәнсең. Милләтемнең үлмәс җанын Син үзеңдә саклагансың. Сиңа безнең язмыш сыйган, Син – кайгы һәм шатлык теле. Татарымны татар иткән Беренче һәм актык теле. Анам теле – телләр теле, Милләтемнең бердәнбере. Син булганга без дә исән, Син булганга без дә тере. .#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44 #ФәнисЯруллин

Тэглар:

1K

0