Ф.Яхин. " Кышкы розалар"

Ф.Яхин. " Кышкы розалар"

21 нче көн. # дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Зәмирә... Хәмит Салиховичның хәтере аның сурәтен барлады. Утыз ел эчендә барысы да үзгәреп бетәргә мөмкин иде. Ничәмә исенә төшеп, ул сурәт яңарып торадыр сыман иде. Калын коңгырт чәч толымнары... Әллә алар кыска итеп киселгән иделәрме? Юк, озын иделәр, чыннан да толымнарда иделәр! Хәтта маңгай һәм чигә турларыбөдрәләнеп торалар иде. Ап- ак йөз. Таләпчән, әмма ягымлы күзләр. Алар зәңгәр иделәрме, әллә коңгыртлармы? Очрашкан вакытларында яки электр уты була иде, яисә караңгы дөньяны яктырткан тулы ай, йолдызлар. Болар яктысында күзләре түгел, кызның буй-сынына карашы йөгерә егет кешенең. Зәмирәнең күзләре төсен Хәмит исенә төшерә алмый гаҗизләнде. Ахырда: " Коңгырт-яшел иде", дигән фикергә килде. Бу уе күңелендә ныгып, хәтерендә ясала барган Зәмирә сурәте шулай итеп күзле дә булды. Хәмитнең күңеле, дәртле рәссам кебек, эш белән мәшгуль иде.Бу халәтен хәтта акылы да бозасы итмәде. Чират борынга, иренгә җитте.

Тэглар:

1K

0