#Әдәбимарафон Зифа Кадырова

#Әдәбимарафон Зифа Кадырова

21 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар" – Анасы, кара алмагачларны, бөреләре ничек тулышкан, иртәгә көн җылы булса, ап-ак чәчәккә күмеләчәк. Ә монда ниләр утыртасың инде? – диде Газинур, кара туфракка ымлап. – Чәчкә, бар җирдә чәчкә булачак, әнә теге башта берничә түтәл ясыйм да... Кара-кара, ай тулган, акча күрсәтергә кирәк! – Фирая ашыгып өйгә кереп китте дә кошелегын алып чыгып, эченнән акчалар алып, айга күрсәтеп, нәрсәдер укынып, кире салып шарт итеп бикләп куйды. – Нәрсә укындың инде, шуңа ышанасыңмы? – Шушы тулган ай кебек кошелегым тулы булсын, дидем. Менә күр дә тор, иртәгә акча керә. – Иртәгә ничәсе? Кәнишне, керә, иртәгә пенсия килә бит, тулыр шул. Хи-хи, бу хатын-кыз җүләр дә инде, гел юкка ышана, эшләмәсәң керер, керми ни... #ЗифаКадырова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

1K

0