![21 нче көн. #Әдәбимарафон Роберт Миңнуллин "Яшьлектән килгән ике хат"](/image/n/660c0c1fcff72a2a090b582b/1721593415299l1.webp)
21 нче көн. #Әдәбимарафон Роберт Миңнуллин "Яшьлектән килгән ике хат"
21 нче көн "Яшьлектән килгән ике хат" Сабый төсле ихлас чакны күңел Торган саен ныграк сагына. Казаннардан хатлар кошлар булып Оча иде Бөре ягына. Ә Агыйдел буйларыннан очып Килә иде синең хатларың. Истә әле һаман каушый-каушый Хатларыңны ачкан чакларым. Ул хатларда без сөйдек тә, җаным, Без көйдек тә анда, яндык та. Ә ул хатлар сакланадыр әле Берәр ящиктә йә сандыкта… Шул вакытлар шундый сагындыра, Искә алсам, китә исләрем. Тик укырга куркам ул хатларны — Яшьлектәге сөю хисләрен. Без кагылмыйк, әйдә, ул хатларга, Калсын алар безнең яшьлектә. Саклансыннар хисләр күңелләрдә, Саклансыннар хатлар ящиктә. Кабатланмый тарих кабат-кабат, Кабатланмый яшьлек ике кат… Ә хатларга тимик! Без үзебез Шул яшьлектән килгән ике хат!.. Октябрь 2003ел #РобертМиңнуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БалыкБистәсе #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
1K
0