#Әдәбимарафон 21 нче көн. Шәмсия Җиһангирова

#Әдәбимарафон 21 нче көн. Шәмсия Җиһангирова

21 нче көн Шәмсия Җиһангирова Әллә елыйм, әллә көләм, Ал да гөл түгел әле... Көзләрең җитмәгән, диеп, Алдый ник күңел әле?! Беләм бит мин әкрен-әкрен Кышларга кергәнемне. – Унсигездә дип тойсам да Тынгысыз йөрәгемне. Кышлардан соң яз киләчәк, – Бу – табигать кануны. Күз алдына китералмыйм Мәңге кышта калуны. Кыш та түгел, яз да түгел, – Кара әле, ак әле... Шул хәләткә хәйран калып, Илзар булган чак әле! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44

Тэглар:

1K

0