Күке төкереге

Күке төкереге

- Галиә-ә! Ә Галия ишетмәде... Көчле дулкын аны аяктан бәреп еккан, батыра-чумыра агызып маташа иде. Ул үлемгә карышмады. Авызына су тулып, үпкәсе кысылганда гына кемдер күлмәгеннән тартып-тартып йолкый башлады. Күзен ачканда аңа ясалма сулыш алдыралар иде. Ул шәүләләр генә күрде, йөзләрен танымады. - Аллага шөкер, - диде хатын-кыз тавышы. - Бер генә көн алдан килсәм соң... үкенәм, валлаһи. - Рәхмәт, Наҗия. Син булмасаң, мин нишләр идем, судан апчыккач гәүдәсен кочаклап телереп утырыр идем. Үлгән иде бит ул, - диде ир тавышы. - Мин аны үзебезгә апкайтам. Син дә китмә, кунак булырсың. Ир, хатынны кулына күтәреп, ярдан менеп китте. Бик югары күтәрде бугай, Галиянең керфек очы болытка тиде, аннан сытылып кайнар тамчы тамды. Юк, болыт ерак-еракта, бу Гыйлемдар иде, Гыйлемдар елый иде. Аның эре-эре күз яшьләре тып-тып Оныкның битенә тама иде...

Тэглар:

777

0