Каракош

Каракош

- Әле син ял итәсеңме, ух-ух, - дия-дия, егет аңа гырда белән бәрде. Кош өркеп агачтан аерылды. Аны ничек кенә булса ды яңадан кырга таба куаларга кирәк, анда канат ялы бирердәй куак-мазар юк иде. Рәхимҗанның телегәнә буйсынгандай, "уткуз" кырга борылды. Ул хәзер сыңар кагып әлсерәгән, егетнең артыннан җир ягалый гына оча, ике-өч талпынсаң, кулга эләгәчәк иде. Егет, "үтерәм!" дип үз-үзен кыздыра-кыздыра, соңгы көчен җыеп, Каракош өстенә сикерде... Шул мәлдә аның аяк астындагы җир каядыр шуышып китте, һәм ул, корбанын кочаклагын килеш, упкынга мәтәлде. Үләт базы дигән җиһәннәм аны күптән көтә иде...

Тэглар:

770

0