Әлфия Юсупова «Кеше булып кал!»

Әлфия Юсупова «Кеше булып кал!»

Кеше булып яшә, кайда яшәсәң дә, Үз-үзеңне зурга куймыйча. Кеше- кешедән артык булмаганга, Бер баскычка биек тормыйча. Егылмыйча аягыңда басып кал, Нинди авырлыклар килсә дә. Егылсаң да торып, басып атлап кит, Дошманнарың тормас дисә дә. Үзең булып ,калып яшә һәрчак, Кеше томышында яшәми. Үз фикерең, әйтер сүзең булсын, Кеше артларыннан иярми. Без барыбыз да адәм баласы, Төрле- төрле язмыш булса да. Адәм булып ,калып, яшәп китик Нинди сынау алда торса да.

Тэглар:

769

0