Айшанур.  Кеше күңеле

Айшанур. Кеше күңеле

Кеше күңеле - тирән диңгез. Эченә кереп булмый. Кеше күңелендә ни булганын Бик тиз белеп тә булмый. Кеше күңеленә кереп Иркенләп йөреп булмый. Булышырга теләсәң дә Ярдәм итеп тә булмый. Кешенең күңел кылына Бар да кагыла алмый. Бик сирәк кешеләр генә Синең күңелне аңлый. Бар кеше дә ачылып китеп Сагышын әйтеп салмый. Кан саркыган андый күңел Шуңа тынычлык тапмый. Өзгәләнә, бәргәләнә Бар көченә тырыша. Яшәргә омтылып карый Сер бирмәскә тырыша. Күңел кылы ул вакытта, Мең тапкыр телгәләнә. Мең кат сынып, мең ялгана Инде күзләр яшьләнә. Шул вакыт әгәр яныңда Сине аңлаучы торса, Күңелеңне бушатырлык Иң якын кешең булса, Бар авырлык тиз генә, Таралып китәр иде. Күңелләр тынычланып Яшисе килер иде.

Тэглар:

767

0