
21 нче көн Марат Кәбиров Гомер буйлап барам
Гомер буйлап барам, Барсын уйлап барам... Уйлар бетмәле түгел... Алай итеп карыйм, Болай итеп карыйм – Башың җитмәле түгел. Акыллы да булдык, Ахмаклык та кылдык, Барсы да булды инде. Булды шатлыклары, Авыр вакытлары Булды да узды инде. Шатлык-кайгылар да Үземнеке бар да, Үземнең юлдан барам. Әлләкем түгел без, Әмма ким түгелбез, Әлләкем булганнардан. Гомер буйлап барам, Барсын уйлап барам, Уйлар бетмәле түгел. “Эз калдырып китәм Бу дөньяда”, – дисәң, Гомер җитмәле түгел.
Сылтамалар:
763
0