21  нче көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИМАРАФОН» "Кәлүшле кыз" Рәмзия Габделхакова .#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

21 нче көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИМАРАФОН» "Кәлүшле кыз" Рәмзия Габделхакова .#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

Кәлүшле кыз. Әнисе табага тезгән өчпочмакларны газ миченә тыгарга дип иелде. Шул чакта Сиринә аның аякларына игътибар итте. Арты тапталып беткән иске башмакларны күрде, кара носкиларны һәм шул носкиларның берсендә бармак башы хәтле тишекне күрде. Носки тишегеннән сары-көрән табан ялтырап күренеп тора иде. - Әни, синең оегың тишек. Ана сискәнеп китте, йөзенә кызыллык йөгерде. Ул тураеп басты, беренче тапкыр күргәндәй, табаннарына карады. - Тишек икән шул. Ай Алла, күрмәгәнмен дә. Хәзер товары да сыйфатсыз бит аның. Бер генә кияргә, ямасаң да файдасы юк. Ташларга гына инде аны, -дип акланып маташты. - Соң, ташла. Нигә тишек оек киеп йөрисең? - Ярар, кызым, ярар. Ташлармын. Яңаны алып киярмен. - Күпме тора соң алар? - Әллә тагын... 10-15 сумдыр инде. Сиринә, башын кырын салып, нидер уйланып торды да залга кереп китте. Кире әйләнеп чыкканда, аның кулында акча иде. Кыз зәңгәр иллелекне вәкарьлек белән өстәлгә ташлады. - Мә! Бу сиңа. Яңа оеклар ал! Кырыс һәм тупас иде аның тавышы. «Очлы күз, кайдан гына күреп алды?» Тишек оеклары өчен кызыннан оялган, уңайсызланган иде ана. - Кирәкмәс иде, кызым. Акчам бар ла минем. Алырмын. Син минем өчен кайгырма. Акча үзеңә кирәк булыр. - Биргәндә ал! Миндә акча җитәрлек. Әти бирде! Бу сүзләрне кызы мактанып, масаеп әйткәндәй тоелды анага. - Күпме бирде соң? - дип, кыюсыз гына сорап куйды ул. - Мең сум! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Кәлүшлекыз #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

791

0