
Рәсимә Гарифуллина "Дөнья шундый"
Дөнья шундый гаҗәп, аңлаешсыз, Дөнья шундый сокланырлык матур. Каршылыклар гел янәшә яши: Бер югалган бәхет тагын кайтыр. Дөнья шундый татлы һәм талымсыз, Акыллылар бөтен ямен татыр. Шул дөньяның тезгененнән тоткан, Курку белмәс гаярь ирләр - батыр. Шатлык, бәхет, сөю - бар да бергә, Кайгы, кан-яшь, әрнеш җанга тия. Сабырлыгың җитеп тик түз генә, Бер йөрәккә барсын бергә өя. Өелеп килә борчу-мәшәкать, Давыллатып, өерелеп килә. Син елыйсың җаның бер бушатып, Ә ул синнән шырык-шырык көлә. Әнә шундый дөнья… гаҗәп…
Сылтамалар:
813
0