21 нче көн Ләбиб Лерон Юл читендә

21 нче көн Ләбиб Лерон Юл читендә

21 нче көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИМАРАФОН»#әдәбимарафон2024 #әдәби_марафон Ләйсирә ишегалдына кайтып кергәндә, өйләрендә дә, болдырда да ут балкып яна иде. Ул өй тәрәзәсе янына килеп, бераз тыңлап торды. Эчтә тавышмазар ишетелмәде. «Йоклый!» дигән нәтиҗәгә килде ул. Вәсим ни хәлдә икән? Хәзер ничек өй эченә үтәргә соң, дип, Ләйсирә ишекне тартып карады. Хикмәти Хода! Ишек ачылып китмәсенме! – Улым! Вәсим! Өйгә атылып килеп керде ул. Өйдә беркем дә юк, баз авызы гына ачык иде. – Улым! Ләйсирә баз авызына капланды. – Улым! Вәсим! Баздагы күренешне күреп, ул катып калды. Малай әтисенең күкрәгенә башын куйган килеш йоклап ята, аның ут яктысыннан тагын да яктыра төшкән йөзенә елмаю кунган иде. Бертуктаусыз улының башын йомшак кына сыйпап яткан Фидаил исә, Ләйсирәнең кайтканын гына көткән кебек, күзләрен ачты. Ир белән хатынның карашлары очрашты... Фидаилнең ирексездән бәреп чыккан күз яшьләре, мәңге туктамас сыман булып, яңагы буйлап акты да акты, акты да акты... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛәбибЛерон #ЮлЧитендә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

410

0