
20 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"
Хозурлык Туган җирем, изге туфрагыңа Башым иеп сәҗдә кылам мин; Ярый әле бу якты дөньяга Аваз салып синдә туганмын. Чишмәләрең тәме оҗмахтагы Зәмзәм суларына торырлык. Шушы хозурлыкны биргән өчен Адым саен дога кылырлык. Тауларыңа менәм, үрләреңә... Таңнарыңа карап сокланам. Туфрагыңа һәр басканым саен Йөрәккә дәрт, җанга көч алам. ...Матурлыклар эзләп читтә йөрмим, Үксез булырмын мин чит якта. Әйтсәләр дә рәхәтрәк диеп, Алмаштырмам хәтта оҗмахка.
755
0