Ф.Яхин. "Пәрдә төшәр алдыннан.

Ф.Яхин. "Пәрдә төшәр алдыннан.

20 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Университетта укып йөрибез.Рәхәт җылы кар яуган көн иде. Бервакыт шулай Гүзәл туташ килә. Шушы тамашага хәйран калып, дөньялыкның бу гүзәл картинасын мәңгегә күңелемдә саклап калдырасы иткәнмен : ап-ак кар мамык- мамык булып ява, шуның кочагында - кып-кызыл гөлчәчәк! Ул - Гүзәл туташ, кара чәчләренә ак карлар кунган. Үзе елмая, үзе исәнләшә. Минем күңел театрында бөек шагыйрь Һади Такташның романтик буяулар белән тудырылган " Алсу" поэмасының әдәби каһарманы пәйда була. Алар Гүзәл туташ һәм шул Алсу, бергә кушылып, бер үк затка әвереләләр. " Йа, Хода, мондый да могҗизалар бар икән дөнья йөзендә" - дисең! 312 нче бит.

Тэглар:

225

0