#Әдәбимарафон 20 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
20 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Ачулы кеше..." Ачулы кеше эчендә агу йөртә. Күңеле актан мәкер көтмә, Хөсет көтмә. Изгелектән таба ләззәт Ак җанлылар. ...Ничек кенә яшәсәң дә, гомер үтә. Юмартлыклар коелыр бары Актан гына. Хөсет бәндә кызып китәр юктан гына. …hәм җаныңны кисәкләргә өзеп ташлар. Юктыр әле ачулыдан изге тапкан. Аннан хәтта, диләр, шайтан үзе качкан. ...Безгә аклык иңгән инде Сабый чактан. – Яшәмәдек дошманга да ачу саклап. ...Тик аклыктан күрдек җәбер, Күрдек золым. Ни булса да, шушы актан Тайпылмасын мәңге уем, Барыр юлым! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44
219
0