#Әдәбимарафон 20 нче көн Зиннур Хөснияр
20 нче көн "Хур кызлары" Көннең икенче яртысында курьер Зөбәй- дәгә кызыл тасма белән уралган зур тартма калдырды. Ачып җибәрсә, егылып китә язды: кыйммәтле затлы күлмәк! Мондый кәттә күлмәкне аның төшендә дә күргәне юк. Кыз бик сөенде, тик чытырдавык кәгазьдән килеп чыккан чит ил колготкие, шулай ук чит ил этикеткасы ябыштырылган эчке күлмәк, башка эчке киемнәрне нигә җибәргән олигарх абый?! Нигә дип торган булмасана - аңлашыла бит инде! Кызның җен ачулары чыгып, тартманы караватка кире ташласа да, шуның белән бергә эчен курку алды… Хәзер болардан ансат кына качып та китә алмыйсың… Ә бәлки, секретарь кыз шулай киенергә тиештер, күрәсең, шулай тиештер… Ул, авыл мокыты, байларның кыланышын кайдан белсен? Тиештер шулай…95 нче бит #ЗиннурХөснияр #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ӘдәбинәфисбасмаКазан #Таттелеком #44
438
0