Сәйдә Зыялы "Югалту"
Ишектән керүгә, чәчәкләрен Рузиягә тоттыра һәм гел бер шигырь юлларын кабатлар иде: Зәңгәр чәчәк гомерлек яр була. Кызыл чәчәк - өзелеп сөюче, Ә ак чәчәк керсез күңел була. Сары чәчәк - шиңеп кибүче. Бу юлларны ул үзе чыгарганмы, әллә берәр китаптан укыганмы, анысы Рузиягә мәгълүм түгел. Ә инде бәйрәмнәр алдыннан Рузия хан кызына тиң булыр иде. Бүләкләрнең иге-чиге булмас иде. Берсеннән-берсе затлы француз ислемайлары, кыйммәтле кремнар дисеңме, чүпрәк-чапракның очы-кырые юк. Яңа эшкә күчкәч, мондый бәхетле көннәр кими башлады. Мирсәет аның янына килүне сирәкләде. Озакламый Рузиянең кайда торганлыгын бөтенләй онытты. Ниһаять, төннәр йокысыз калды. Рузия әйләнә-тулгана, бәргәләнә, җанын кая куярга белми интегә. «Шулай тик торганда, кинәт кенә... Кычкырышмаган, әрләшмәгән, үпкәләшмәгән... Ничә еллар буе бер-береңнең куен җылысын тоеп яшәгәч...» — дип үрсәләнә ул.
215
0