Әлфия Юсупова «Көнләшмәгез»
Көнләшмәгез кеше тормышыннан, Эчтән янып, көеп йөрмәгез! Белер- белмәс кеше тормышларын Син бәхетле диеп әйтмәгез! Читтән генә барда яхшы кебек, Үзең анда яшәп карамый. Һәр кем үзенекен үзе белә, Барысын да читкә чыгармый. Һәр кемдә дә була төрле чаклар, Гел бәхетле булып тормыйлар. Тыштан барда яхшы күренсә дә, Эчтәгесен күрә алмыйлар. Кеше тормышына карап кына, Үзеңнекен начар күрмәгез, Үзегезне бәхетсезгә санап, Беркайчанда уйлап йөрмәгез! Һәр кемнең була үзенең генә, Үзе генә белгән бәхете. Бу дөньяга ту(а) алуы белән Һәр кеше дә инде бәхетле!
207
0