Туган җир

Туган җир

Мин туганмын, Боргаланып Агидел аккан якта; Мин туганмын, Алсуланып Чияләр пешкән чакта. Мин үскәнмен, Ә әнкәем, Йоклатканда кичкырын, Баш өстендә, Моңлы итеп, Җырлаган бишек җырын. Җырлаган ул Агиделнең Дулкыны кагуларын, Җырлаган ул Чияләрнең Пешеүен алсуланып. Әлла шуңа, Боргаланып Агидел аккан якка, Иртә белән Алсуланып Чияләр пешкән чакка. Мәхәббәтем, Сүнмәс булып, Гомергә калды инде? Ни әйтсәң дә, Торган җирдән Туган җир артык инде!

Тэглар:

239

0