![20 нче көн Ләбиб Лерон "Юл читендә"](/image/n/66099db992fb550862abdf0b/1721487986096l1.webp)
20 нче көн Ләбиб Лерон "Юл читендә"
20 нче көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИМАРАФОН»#әдәбимарафон2024 #әдәби_марафон Ничек кирәк алай өстерәп, малай баскычны өйгә алып керде, тырышып-азапланып, аны базга төшерде. Аннары иске диван-караватта яткан ике мендәрнең берсен эләктереп, баскыч буйлап шуып дигәндәй аска төште. Әтисенең башын сак кына күтәреп, мендәрне җайлап куйды. Шул вакыт Фидаил күзләрен ачты. – Әти! Әтием! – диде малай, әтисенең шомырт кара күзләренә тутырып карап. – Авыртамы? Кайсы җирең авырта? Хәзер әни кайта... Фидаил уң ботына һәм аркасының аскы өлешенә нәрсәдер кадалганын аңлый, ләкин аны берни дә эшләтә алырлык хәлдә түгел иде. – Су бир... – диде ул. Аннары бераздан: – ...улым! – дип өстәде. Малай җәлт итеп баскыч буйлап үрмәләде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛәбибЛерон #ЮлЧитендә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
235
0