
Каракош
Егет койманы дөбер-шатыр аударып, аңа ташланды, тик кош ике-өч сүәм биеклектә өскә күтәрелеп өлгергән иде, егет сикер-сикерә аңа үрелмәкче булды, буе җитмәде. Аннан кош бакча артыннан гына кырга таба очты. Бик түбән очты. "Әһә, - диде Рәхиҗан, сөенеп. - Сыңар канат белән җилпенәсеңме? Берсен ядрә тиштеме? Ерак чаптырмассың, алайса, безне, җанкисәк, җиргә мәтәлерсең". Алар куыша-куыша урман авызына җиттеләр. Кинәт Каракош иң биек агач ботагына кунды да тибенә-тибенә: - Кар-р, кар-р, диде. Аның күзе ут кебек кып-кызхыл иде...
215
0