Күке төкереге
"Башка хатынга үләндерәм" дип шапырынган әнкәсен башкисәр Шәрәф "кинәндерде": кызган баштан Наҗия өстенә тагын берәүне ияртеп кайтты. Авылда моны мәзәк итеп озак сөйлзднеләр. Монысы тоткан җиреннән өзеп пла торган усал хатын икән. Йорт тирәләрен, бакчаларны карап әйләнгән. Өйнең әле бер, әле икенче ягын чыгып тикшергән. Тәрәзә пәрдәләрен йолкып алып атып яңасын элдергән, шатыр-шотыр карават күчерттергән, кунакларга дип кенә кабартып саклаган йомшак мендәрләрне түшәткән. Наҗия бу тамашага аңгы-миңге хәлдә генә карап торган, ул балалыгы белән ни-нәрсә булганын аңлап бетермәгән, ә кайнанасы таракан кебек аралыкка кереп поскан, ди.
242
0