Килен
Егерменче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кунакка кеше күп килде. Бианам минем бер туганыма да әйтмәгән. Шунысы яхшы: улыма исемне үзем теләгәнне куштырдым. Бианам моны гафу итә алмады, ахры. Кичкә таба ул исерек Булатны "үзеңә кайтып эч" дип чыгарып җибәргән. Аякларында чак торган Булат кайтып керде. Кайтты да, урынга барып авып, гырлап йоклап та китте. Мин дә бик арыган идем, тизрәк яту ягын карадым. Исламны имезеп, аны да тиз генә йоклаттым. Ә Җәмилә ятмый аптыратты: - Нишләп әтине керттең? Хәзер ул төнлә бала өстенә егылса? Мин йокламыйм, карап утырам, - дип, тик утыра. 150нче бит. #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Таттелеком #ЗаһидәМусина #Килен #повесть
198
0