Зөләйха күзләрен ача
Җәйнең соңгы көнендә болытлар агарып очып йөри, алма чәчәкләре диярсең. Ангара исә, бигрәк тә җылы һәм кояшлы көннәрдә калын су катламы аша үтеп чыккан караңгылыкка зәңгәр төс өсти. Хәзер инде нык эссе түгел, шулай да коры һава, инде көз исе килә. Зөләйха урман сукмагыннан атлый: аркасында Йосыфны төреп бәйләгән шәл, бер кулында - кәрзин, икенчесендә - таяк. Аяк астында саргайган җирән ылыслар, әле генә кипшенеп, саргаеп коелган яфраклар кыштырдый. Ачкеназига рәхмәт инде, компот өчен җиләк- җимеш җыярга дип тайгага җибәрде. Хәзер тиз караңгылана, кичке аштан соң урманга чыгып булмый. Бу дәрәҗәле кеше хәйләләп җибәрде аны - бүген компотсыз да була иде: бәйрәм көн дә түгел, җитәкчеләр дә көтелми. Ачкенази аны кызганды, ял бирергә булды. Күреп тора: соңгы көннәрдә Зөләйха үзе түгел, аз йоклый, өч кеше өчен эшли. 361-362 нче битләр
229
0