
20 нче көн "Балачак тупыллары" Равил Фәйзуллин
Яр буенда тупыл, таллар... Утырткан икән кемнәр? Шул тупылларның иңендә калды балачак көннәр. Кәүсәләрендә тора күк чебиле аяк эзем. Менмәгән агач башлары калмады бугай безнең. Күлмәк җиңнәрен күпертеп өстә җил исә иде. «Тарзан» булып агачлардан агачка күчә идек. Тимәсәк тә ояларга күз атмый калмый идек. Юлда очраткан ташларны кузгатмый калмый идек. ...Акты сулар. Күчә тордык елларның яңасына. Их, кайтып аунарга иде шул таллар арасында! Иске су тегермәненең ташлары шомарган шул... Тупылларга үрмәләргә без инде соңарган шул.
Сылтамалар:
286
0