20нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Хәбәрче саескан.

20нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Хәбәрче саескан.

Хәбәрче саескан Саескан киртәгә кунып Шыгырдый да шыгырдый. Хәбәр китергән илчедәй, Әллә нәрсә шыбырдый. Әни әйтә: "Аш пешерик, Кунак килә торгандыр, - ди. Саескан хәбәр бирергә, Өй башына кунгандыр", - ди. Саескан соң каян белсен Безгә кунак киләсен? Чыктым да мин бикләп куйдым Капкабызның келәсен... Күп тә тормый ерактагы Абыем кайтып төште. Әнием сүзе хак икән, Минем күңелгә күчте.

Тэглар:

208

0