Оныкларга хат. Равилә Шәйдуллина

Оныкларга хат. Равилә Шәйдуллина

20 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Оныкларга хат Сез бит - татар малайлары, Сез мөселман затыннан. Ягез, бер дога кылыгыз Мин - дәү әни артыннан. Сез - мөселман малайлары, Мөхәммәт өммәтеннән. Ә без, улым, табындык шул Совет хөкүмәтенә. Тыңламадык бабайларны, Динне бар дип белмәдек. Ничек дөнья исән калды, Ничекләр тилмермәде?! Манарасыз мәчетләрдә Элдек совет сүрәтен. Имеш, безгә туры юлны Ленин үзе күрсәтте. Изгеләрнең кабер ташын Салдык чиркәү сатына. Имансыз калган күңелләр Оялмады аз гына. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РавиләШәйдуллина #Сихәтләнү #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары

263

0