20 нче көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИМАРАФОН» "Кәлүшле кыз"Рәмзия Габделхакова . #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
Кәлүшле кыз. Кечкенә сумкасында, өр-яңа конверт эчендә бер-берсенә сыенып яткан егерме данә биш йөзлекләр кызның аңын томалаган, аны тәмам иләсләндергән иде. Шатлык томанына кереп уралган яшь күңелдә андый авыр, җитди сораулар өчен урын табылмады, уйлары һаман да шул акча тирәсендә бөтерелде: юл буе меңнәрне ничек, нәрсәгә туздырасы хакында хыялланды. Әтисенең иркен, бай йортыннан кайтып кергәч, үз фатирлары тагы да кысан, фәкыйрь, мескен булып күренде аңа. Ничә ел инде җиһаз яңартканнары юк, һаман да шул таушалган, кыршылган, әллә кайчан модадан чыккан иске-москы карават, диван, шкафлар... Башка тормышны күреп кайткан Сиринәнең монда яшисе килми иде инде. Китәр дә шул! Берүзенә ике бүлмә булачак бит, иркен, якты! Бүгенге көнгә кадәр Сиринә башка бик күпләр кебек сазлыкта тыпырчына иде. Коткаручылар табылды, көймәләренә утыртып, бәхет диңгезендә йөзгән ак җилкәнле корабка таба алып киттеләр. Бу хәерчелек, бу мескенлек вакытлыча гына, Сиринә өчен түгел болар. Аны бөтенләй башка дөнья, матур киләчәк көтә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Кәлүшлекыз #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
224
0