Р.Зәйдулла "Эңгер "

Р.Зәйдулла "Эңгер "

“Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, Йә булмаса үзем үзгәрәм!” – Яшьлек таңнарында әйткән сүзнең Кайтавазы килде көзләрдән. Алгысындык дөнья үзгәртергә, Элгәрләрдән күреп, безләр дә. Сүрән хисле чал егетләр булып Килеп кердек менә көзләргә. Ачылса да кайчак шигырь сере, Табылмады дөнья чыгыры. Таңнар безне таныр дигән чакта Күзебезгә эңгер йөгерде. Сары чәчен җилдә җилфердәтеп, Көз утыра инде тезләрдә. Без һаман шул – үзгәрмәдек бугай… Дөнья гына, оятсыз, үзгәрә.

Тэглар:

220

0