Рәсимә Гарифуллина "Кеше нинди була?"

Рәсимә Гарифуллина "Кеше нинди була?"

Яманлык һәм явызлыкка Каршы торса - Көчле була шундый кеше. Күңелендә чисталык һәм Ихлас сөю - Якты хисле мондый кеше. Булганына шөкер кылып Шәфкать итсә - Күркәм була мондый кеше. Мәкер, хөсеткә юл куймый Җиңә белсә - Чын акыллы мондый кеше. Мин-минлеге ташып торса, Сәҗдә кылмый - Көчсез була мондый кеше. Кызгануны, илтифатны аңламыйча Яши калса - Хиссез була мондый кеше. Рухи үсеш сукмаклары Бик югары - Синең өчен, минем өчен. Рухи бөтенлеккә җитү Шунда көчең, Яшәү мәгънәң шунда, кешем!

Тэглар:

263

0