Егерменче көн Фәнис Яруллин «Туган ягы кирәк кешегә» #Әдәбимарафон
20 нче көн Фәнис Яруллин «Туган ягы кирәк кешегә» #Әдәбимарафон Читтә йөргән чакта, сагындырып, Кере өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап, заманалар Матур бәя бирсә эшенә,- Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә. Йөри-йөри күңеле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә,- Бер сафланып килер өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә. 2002 нче ел. .#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44 #ФәнисЯруллин
226
0